«Яшәү сәнгате»ндә Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова белән иҗади очрашу узды

17 марта 2026 г.

Казанның «Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәгендәТатарстанның атказанган артистлары, К.Тинчурин исемендәгеТатар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручыартистлары Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова беләночрашу узды. Театраль гаилә иҗади тормышлары турындасөйләде, сәхнә серләрен ачты, сорауларга җавап бирде. Очрашуда шулай ук спектакльләрдән һәм киносериалданҗырлар яңгырады. 

Артем белән Резедә сәхнәдә дә, тормышта та гел бергә. Баксаң, аларның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәмкомедия театрында эшли башлауларына быел 18 ел (!) булаикән. Шушы вакыт эчендә шактый рольләр башкарылган, төрлережиссерлар җитәкчелегендә ничәмә-ничә образ тудырылган. Бу уңайдан Артем да, Резедә дә үзләрен бик бәхетле артистлардип саный. Тамашачы мәхәббәте исә – иң зур бәя дә, бәхет тә, ди алар.  

Театр дөньясына ничек килеп эләгүе хакында сөйләгәндә, Резедә Сәләхова моның очраклы рәвештә килеп чыгуынбилгеләп үтте. Музыка мәктәбен уңышлы тәмамлаган үсмеркыз 9нчы сыйныфтан соң музыка көллиятенә укырга керергәниятләгән була. Әмма шул вакытта Татарстанның халыкартисты Илгизәр Хәсәнов аны Тукай иҗатына багышланганшигырь бәйгесенә әзерли. Резедәнең сәнгатьле сөйләмгәосталыгын күреп, артист аңа Казан театр училищесына укыргакереп карарга киңәш итә. «Шулай итеп, Илгизәр абый артист һөнәрен сайлауда миңа Аллаһ тарафыннан җибәрелгән кеше булды», – дип искә алды Резедә Сәләхова.

Очрашуда артист һөнәренең нечкәлекләре барланды. Артем Пискунов фикеренчә, артист сәхнәдә уйнаганда үзенең актер икәнлеген онытырга тиеш. Моны эшли алса гына, ул максатынаирешә. «Яхшы актер булу гына аз. Театрдагы үзеңне түгел, ә үзеңдә театрны яратырга кирәк. Cәхнәдә чын мәгънәсендәяшәсәң генә, тамашачыны ышандырып була», – диде Артем.

Сәхнәдә уйналган образларның аерым сыйфатлары еш кынаартистларның үзендә «яшәп тә кала» икән. «Бу күренешнеңкире ягы да бар: без, артистларга, тормышта теге яки бумизгелдә нинди хисләр кичерүебезне истә калдырырга тырышуомтылышы хас. Һәм аны сүндереп куеп булмый. Чөнкиартистның төп сыйфаты – ул күзәтүчәнлек», – дип фикерләребелән уртаклашты Резедә Сәләхова. 

Театр – ул хисләр җыелмасыннан торган серле бер дөнья. Һәмзаманалар ничек кенә үзгәрмәсен, технологияләр ни дәрәҗәдәгенә үсмәсен, хисләр үзгәрешсез кала бирә. «Минемчә, кешеләрнең хисләре – мәхәббәтме ул, нәфрәтме яки башкасымы – кайсы заманда да бер инде ул!  «Нинди дә булсасорауга җавап таба алмасагыз, аны әти-әниләрегездән, әби-бабаларыгыздан сорагыз», – дигән сүзләр белән килешәм. Чөнки  алар да кайчандыр бу проблемалар белән күзгә-күзочрашкан, өлкән буын бай тормыш тәҗрибәсенә ия. Ә тәрҗибәул – бик мөһим нәрсә», – диде Артем Пискунов. 

Очрашуда артистларның шәхси тормышына кагылышлысораулар да яңгырады. Әйтик, шуларның берсе гаиләтрадицияләре турында иде. «Иң мөһим традиция – ул, әлбәттә,  гаилә белән бергә җыелышу. Шимбә саен диярлек Залесный бистәсендә яшәүче әти-әниемә кайтабыз, аларга ярдәм итәбез, мунча керәбез. Сирәгрәк булса да, Артем ягына Мөслимгә да кайтабыз, барыбыз бергә җыелышсак, тулы бер өй булабыз», – дип сөйләде Резедә Сәләхова. 

Сүз уңаеннан, Резедә белән Артемның уллары Әскәргә 9 яшь. Ул Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә белем ала. Музыка мәктәбендә фортепиано классында укый, биюгә йөри. Кыскасы, алма агачыннан ерактөшмәгән: уллары үзләре кебек үк иҗади, тырыш, акыллы егетбулып үсеп килә. «Әскәр бик тыйнак, оялчан бала. Игътибарүзәгендә булырга яратмый. Шулай да, киләчәктә сезнең кебекартист буласым килә, ди. Чөнки ул кечкенәдән сәхнә артындаүсә, спектакльләрне яратып карый», – диде әни кеше. 

«Театр дөньясына килеп эләкмәгән булсагыз, кайсы һәнәрвәкиле булыр идегез?» дигән сорауга Артем: «Мәктәптәукыганда тарих, география фәннәрен аеруча яраттым. Артист, булмасам, мөгаен, йә тарихчы, йә археолог булыр идем», – диде. Резедә исә: «Мин укытучы булыр идем», – дип җавапбирде. Ул бу һөнәр буенча эшли дә: Казан театр училищесындастудентлар укыта, шулай ук «Апуш» балалар театр студиясендәостазлык итә. 

Тинчурин театрының элеккеге Камал театры бинасына күченүетурында да сүз булды. Башта артистлар театрның тарихибинасын ташлап китәргә теләмәгән. «Бу безгә  туган йортныкалдырып китү белән бер булды. Ләкин барысы да хәерлегә, чөнки хәзер инде ике тапкырга зуррак сәхнәдә, залларнытутырып спектакльләр уйныйбыз, тырышып иҗат итәбез», – дип сөенечләре белән уртаклашты Резедә. 

Ике сәгать дәвамында дустанә җылы мохиттә узган әлегеочрашу чәй табыны белән төгәлләнде.